Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чистай районында авариядә бер хатын-кыз вафат булган, ике кеше җәрәхәтләнгән

Һәлакәт урынында ДПС автомобильләре, янгын сүндерү машиналары эшли.

news_top_970_100
Чистай районында авариядә бер хатын-кыз вафат булган, ике кеше җәрәхәтләнгән
Казан-Оренбург трассасының Чистай районының Татар Сарсазы авылы тирәсендәге өлешендә җитди юл-транспорт һәлакәте сәбәпле, ике яктан да зур бөке хасил булган. 



Һәлакәттә бер хатын-кыз вафат булган, ике кеше җәрәхәтләнгән. 



Юл ике якка да тулысынча томаланган. Юл инспекторлары машиналарны басу аркылы тапталган юлдан уздыралар. Һәлакәт урынында ДПС автомобильләре, янгын сүндерү машиналары күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100