Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөргән кызлары белән "Гашыйклар көне"н бәйрәм итәргә барган игезәк егетләр авариядә һәлак булган

Йөргән кызлары белән "Гашыйклар көне"н бәйрәм итәргә барган игезәк егетләр авариядә һәлак булган

news_top_970_100
Йөргән кызлары белән "Гашыйклар көне"н бәйрәм итәргә барган игезәк егетләр авариядә һәлак булган

74.ru сайты хәбәр итүенчә, 14 февральдә Чиләбе өлкәсендә резононс тудырган фаҗига була. 

Чиләбе өлкәсендә игезәк Анатолий һәм Николай Белоусовлар Гашыйклар көнен бәйрәм итәр өчен йөргән кызлары белән тау чаңгысы комплексына китә. Рульдә егетләрнең берсе була. Миасс шәһәре янында алар утырган "Калина" каршы як полосага чыга һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Җиңел машина туп шикелле чәчрәп икенче йөк машинасына бәрелә. 

Егетләрнең рульдәгесе шунда ук һәлак була. Бер егет исән була, ул һава җитми дип пышылдый гына ала һәм хастаханәдә үлә.

Егетләрнең йөргән кызлары бик авыр хәлдә. Аларның берсе машинада кысылып калган була. Икенчесе авариядән соң шок хәлендә аягына баса һәм трасса буйлап китеп бара. Аны туктаталар һәм хастаханәгә салалар.  

Егетләр ятим булган. Аларның әбиләре һәм апалары гына бар. Шул сәбәпле, аларны җирләү белән эш урынындагы җитәкчеләре шөгыльләнә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100