Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Война и мир" фильмындагы җырларны башкарган Александра Стрельченко вафат

"Война и мир" фильмындагы җырларны башкарган Александра Стрельченко вафат

news_top_970_100
"Война и мир" фильмындагы җырларны башкарган Александра Стрельченко вафат
Совет чорында халыкка танылган, Россия җырчысы, Россиянең атказанган артисты Александра Ильинична Стрельченко 81 яшендә бүген вафат булды. Бу турыда "Российская газета" "Русская песня" театрының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

"Талантлы хатын-кызның бөтен гомере музыкага, халык мәдәниятенә багышланган иде. Ул Лидия Русланова, Ольга Ковалева, Надежда Плевицкая традицияләрен дәвам итте", - диелә Надежда Бабкина язган некрологта.

Александра Стрельченко 1937 елда туа. Аны "халык җыры патшабикәсе" дип атыйлар. Александра Ильинична Никита Хрущев, Леонид Брежневның яраткан җырчысы булган.
  
"Подари мне платок", "Когда б имел златые горы", "Я на горку шла", "Кудрявая рябина", "По Муромской дорожке" җырлары белән дан казанган.

"Война и мир" һәм "Калина красная" фильмнарындагы җырларны Стрельченко башкара.

Туксанынчы елларда Стрельченко ире белән авариягә очрый. Шуннан соң аны сәламәтлеге нык какшый, инсульт кичерә. 2017 елдан бирле Паркинсон авыруыннан интеккән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100