Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вологда өлкәсендә ут капкан машинада өч түрә хатын-кыз үлгән

Вологда өлкәсендә ут капкан машинада өч түрә хатын-кыз үлгән

news_top_970_100
Вологда өлкәсендә ут капкан машинада өч түрә хатын-кыз үлгән
8 октябрьдә иртәнге якта Вологда өлкәсенең Шекснинский районында Вологда-Яңа Ладога трассасында юл һәлакәте була. авариядә дүрт кеше үлгән. Алар Череповец районы администрациясендә эшләүче түрәләр була. Бу турыда өлкәдәге матбугат чараларына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте. https://www.vesti.ru/doc.html?id=3197396&cid=8 

Эчке эшләр министрлыгының Вологда буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1988 елда туган ир-ат Renault Logan машинасын йөрткәндә идарәсен югалта. Ул алдагы машинаны узарга дип каршы як полосага чыга һәм бензовозга бәрелә. Зур машинага бәрелгәч, иномарка юл кырыена төшеп китә һәм аңа ут каба. 


Авария вакытында дүрт кеше - җиңел машинаны йөртүче һәм аның өч пассажиры үлә. 

Өлкәдәге матбугат чаралары мәрхүмнәрнең Череповец районы администрациясендә эшләүче түрәләр булуын хәбәр итә. Алар өлкә үзәгенә эшлекле чарага бара торган була.

Эчке эшләр министрлыгының Вологда буенча идарәсенең матбугат хезмәтенең ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә әлеге һәлакәт урыныннан видео чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100