Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин матбугат конференциясендә телгә алынган авыру бала бүген төнлә вафат булган

Владимир Путин матбугат конференциясендә телгә алынган авыру бала бүген төнлә вафат булган

news_top_970_100
Владимир Путин матбугат конференциясендә телгә алынган авыру бала бүген төнлә вафат булган
Хәтерлисезме, Владимир Путинның зур матбугат конференциясендә Иркутск өлкәсеннән бер журналист 3 яшьлек авыру баланы Төркия хастаханәсенә дәваланырга җибәрү турында сорады. 

Бүген төнлә ул бала вафат булган, дип яза ТАСС. 

Өч яшьлек Владислав Шестаковта дүртенче стадия онкологик авыру булган. 

Чәршәмбе көндез баланың әнисе ТАСС журналистына улын чит илгә җибәрүдән баш тартуы турында әйткән. Бала бик авыр хәлдә булган, аны транспортта йөртергә ярамаган. Шул сәбәпле Россия табиблары баланы чит илгә җибәрмәскә киңәш иткән булган. 

Иркутск өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы Владимир Путинның матбугат конференциясеннән соң ярдәмгә мохтаҗ баланың авыруы көчле, ул терелерлек түгел дип хәбәр тараткан иде. Тормышының соңгы көннәрендә бала ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган булган, аңа авыртуны баса торган бик көчле препаратлар кадаганнар, күп тапкырлар кан салганнар. 

Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко баланың әнисе Наталья Мамреганың кайгысын уртаклашуын белдергән. "Бу безнең өчен зур югалту, Владның якыннары һәм туганнары өчен зур кайгы. Котычкыч кайгы, безнең йөрәкләр сыкрый. Иркутск өлкәсендә яшәүчеләрнең һәммәсе сезнең белән бергә кайгыра", - дип телеграмма җибәргән губернатор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100