Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ватсаптагы ата-аналар чатыннан бер кешене чыгарганы өчен чат администраторына пычак кадаганнар

Ватсаптагы ата-аналар чатыннан бер кешене чыгарганы өчен чат администраторына пычак кадаганнар

news_top_970_100
Ватсаптагы ата-аналар чатыннан бер кешене чыгарганы өчен чат администраторына пычак кадаганнар
Петербургта ата-аналар чатында килеп чыккан бәхәс фаҗига белән тәмамланган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Гауга бакчаның бер төркеменә йөргән ике баланың әниләре арасында башланган. Шуннан соң башка ата-аналар гауга чыгарган хатын-кызны чаттан чыгаруны таләп иткәннәр. Бу хатын Донбасстан күчеп килгән булган, ул үзенең качак булуына басым ясап, чаттагылардан акча дәгъвалап утырган. Чатта утырган бер әни сүзләренә караганда, бу хатын таксида гына йөргән һәм баласына сораган һәр әйберне алып бирә торган булган, ягъни акчага кытлык кичермәгән.

Чаттан чыгарылгач, бу хатын чат администраторына яный башлаган. Чат администраторы полициягә мөрәҗәгать иткән, әмма аның гозеренә полиция игътибар итмәгән, дип сөйләгәннәр шаһитлар.

5 февраль көнне иртәнге якта чат администраторы һәм чаттан чыгарылган әни кеше балалар бакчасында ялгыш очрашканнар. Чаттан чыгарылган хатын администраторга яный башлаган, урамга төртеп чыгарырга маташкан. Ике хатын-кыз сугыша башлаганнар.

Шуннан соң һөҗүм итүче хатын икенчесенең маңгаена сигез мәртәбә пычак белән суккан. 

Зыян күргән хатын-кызга ярдәмгә башка ата-аналар йөгереп килгән. Ә һөҗүм иткән хатын бу вакытта корбаны йөзеннән кан тапларын сөрткән.

Зыян күрүче хәзер хастаханәдә. Полиция тикшерү уздыра, дип яза РИА Новости.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100