Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Вагоннар кәгазь кебек йомарлана, ялкын 100 километрдан күренә": Нәкъ утыз ел элек ил тарихында иң зур тимер юл һәлакәтендә биш йөздән артык кеше үлгән

"Вагоннар кәгазь кебек йомарлана, ялкын 100 километрдан күренә": Нәкъ утыз ел элек ил тарихында иң зур тимер юл һәлакәтендә биш йөздән артык кеше үлгән

news_top_970_100
"Вагоннар кәгазь кебек йомарлана, ялкын 100 километрдан күренә": Нәкъ утыз ел элек ил тарихында иң зур тимер юл һәлакәтендә биш йөздән артык кеше үлгән
Моннан нәкъ утыз ел элек, 1989 елның 4 июнендә Башкортстанда коточкыч шартлау була. Кара каршы килүче "Адлер — Новосибирск" һәм "Новосибирск — Адлер" поездлары бәрелешә. Бу вакыйганы "Беренче канал" искә төшерде.

Фаҗига газ үткәргеч торбасы тишелүдән килеп чыга. Түбәнлектә газ җыелып ята. Бу урынга ике поезд берьюлы килеп кергәч, көчле шартлау була. Фаҗига өчен бер кечкенә генә очкын да җитә.


Шартлау гаять көчле була. Вагоннар кәгазь кебек йомарланып бетә, алар төрле якка чәчелә. 12 км радиуста урнашкан йортларда бер генә тәрәзә дә төзек калмый, барысы да ватылып бетә. Ялкын баганасы 100 км ераклыктан да күренә. Якын-тирә урманнар буйлап гигант ялкын дулкыны урап уза. 

Фаҗигадә ничә кеше һәлак булганы әлегәчә төгәл ачыкланмаган. "Бер төрле мәгълүматлар буенча, барлыгы 600 кеше, башка белешмәләр буенча, 800ләп кеше корбан булган", дип хәбәр ителә. Бу кешеләр Краснодар өлкәсенә ял итәргә бара. Алар арасында балалар бик күп була.

"4 июньдә Уфа вакыты белән 01.15 сәгатьтә Транссебер магистраленең 1710нчы километрында ике пассажир поезды очрашкан мизгелдә көчле шартлау була. "Новосибирск — Адлер" поездында 20 вагон, "Адлер — Новосибирск" поездында 18 вагон була. Бу поездларда барлыгы 1284 пассажир, шул исәптән 383 бала, поезд һәм локомотив бригадаларында 86 кеше бара. 11 вагон төрле якка чәчелә, аларның җидесе тулысынча янып бетә", дип яза "Башинформ" агентлыгы.

Рәсми мәгълүматлар буенча, 575 кеше һәлак, башка мәгълүматлар буенча 645 кеше үлгән. 623 кеше инвалид булып калган. Бу фаҗигадә 181 бала үлгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100