Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәхшилек: Татарстанда ир-атны ишек төбендә яшүсмерләр кыйнап үтергән - видео

Кичке уннар тирәсендә өеннән чыккан ир-ат яшүсмерләргә кисәтү ясаган.

news_top_970_100
Вәхшилек: Татарстанда ир-атны ишек төбендә яшүсмерләр кыйнап үтергән - видео
Канлы сугыш Чаллы шәһәрендә 17 июльдә кичке якта булган. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

Кичке уннар тирәсендә өеннән чыккан ир-ат яшүсмерләргә кисәтү ясаган. Подъезд төбен чүпләмәүләрен сораган.

Үсмерләр бу ир-атка ташланып, аны кыйный башлаган. Бу урынга килгән "ашыгыч ярдәм" табиблары ир-атка ярдәм күрсәтергә тырышып караган. Тик 49 яшьлек Чаллы кешесе һәлак булган.

Ир-атка туганнары беренче ярдәм күрсәткән мизгел видеосы:

Cоңрак "балалар мәйданчыгын чүпләмәгез", дип кисәтү ясаган ир-атны үтергәнче кыйнаган ике яшүсмер тоткарланганы билгеле булды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

Ир-атны кыйнаучыларның икесе күрсәтмә бирү өчен полиция бүлегенә китерелгән. Беренчел тикшерүләр буенча, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре булган хәлне өйрәнә.

Конфликт башланган мизгелне видеога төшергәннәр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100