Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ут капкан йортта йоклап яткан яшь ир белән хатынны авылдашлары алып чыккан

Ут капкан йортта йоклап яткан яшь ир белән хатынны авылдашлары алып чыккан

news_top_970_100
Ут капкан йортта йоклап яткан яшь ир белән хатынны авылдашлары алып чыккан
Башкортстанның Кыгы районындагы Кыгы авылында 15 августка каршы төндә янгын булган. Кызыл армия урамындагы бер йортка ут капкан. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

15 августта төнлә белән бер йортта янгын чыга. Бу вакытта өйдә ир белән хатын була, алар йоклый. Ринат Вәлиуллин исемле ир-ат янгын чыккан йорт яныннан узып бара, ул ялкын телләрен күрә.

"Ринат минут та уйлап тормыйча, ярдәмгә ташлана. Ул өйдәге кешеләрнең төнге йокыда булуын яхшы аңлый. Йортның түбәсен, верандасын тулысынча ялкын чолгап алган була. Өйдән чыгу юлларын да ут каплаган. Ринат тиз арада хәлне бәяләп, йортны урап уза һәм тәрәзәне ватып, бүлмәгә керә. Ул хуҗаларны - 29 яшьлек ир белән хатынны уята һәм өйдән чыгарга ярдәм итә", - дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Очраклы кешенең дөрес гамәлләре һәм оперативлыгы аркасында ир белән хатын исән кала.

"Ринат һәрвакыт кешеләргә ярдәм итә. Өч ел элек ул 54 яшьлек авылдашын уттан алып чыккан булган. Ринат Вәлиуллины бүләкләү турында тәкъдим әзерлибез", - дип әйткәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100