Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урын өстендә калган тегү энәсе бер егетнең йөрәгенә кадәр үтеп кергән

Урын өстендә калган тегү энәсе бер егетнең йөрәгенә кадәр үтеп кергән

news_top_970_100
Урын өстендә калган тегү энәсе бер егетнең йөрәгенә кадәр үтеп кергән
Мәскәүдәге Вишневский исемендәге Үзәк хәрби клиника госпитале табиблары бер егетнең йөрәгеннән тегү энәсен алган. Хәрби хезмәттә булган бу егет йөрәгенә энә кадалганын бер атнадан соң гына белеп алган. Бу турыда ФАН хәбәр итте.

Бик катлаулы операция вакытында табиблар егетнең йөрәген туктатып тора. Алар очлы предметны йөрәктән алган. Энә егетнең йөрәгендәге карынчыклар арасына кадалып калган була.

Хәрби госпитальнең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәге җитәкчесе Александр Лищук вакыйганың ничек килеп чыкканын сөйләгән. 

Егет энәне кроватька куеп калдыра һәм йоклап китә. "Төнлә борылып ятканда, энә егетнең йөрәге турысына эләккән. Тире аша кереп, кабыргалар арасыннан узган һәм йөрәк мускулына кадалган. Аннары мускул аша узып, карынчыклары арасына, йөрәк уртасына үтеп кадалып калган", - дип аңлаткан Лищук.

Үзенә энә кадалуын хәрби егет бер атна буена сизмәгән дә. Энә кергән урын үлекли башлагач кына, ул нидер булганын абайлап алган.

Башта йөрәктәге энәне Саратов хастаханәсендә алмакчы булганнар. Ләкин ул сынган һәм тагын да эчкәрәк кереп киткән. Энәне йөрәктән Мәскәү табиблары чыгарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100