Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамда уйнап йөргән балага яшүсмерләр ут төрткән

Урамда уйнап йөргән балага яшүсмерләр ут төрткән

news_top_970_100
Урамда уйнап йөргән балага яшүсмерләр ут төрткән
Уралда 11 яшьлек малай янып үлә язган. Гадәттән тыш хәл Ревда шәһәрендә була. Балалар арасында талаша чыгып, ике яшүсмер 11 яшьлек малайның өстендәге футболкасына ут төртә. Баланың аркасы бик нык пешә. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Имгәнгән бала 11 июльдә урамда уйнап йөри, аның кулында уенчык пистолет була. Малай янына кисәк кенә ике яшүсмер килеп баса, алар талаш чыгара. Имеш, нәни малай аларга пистолеттан атмакчы булган. Эш сүзләр белән генә талашудан уза, балалар сугыша тотына. Шуннан соң нәни малайның өстендәге футболкага ут төртәләр.

Хәзерге вакытта бу хәлне полиция тикшерә. Җинаять эше ачылмаган. Ут төртеп яндыручы үсмерләргә 14 яшь тулмаган әле.

Имгәнгән малайның әти-әнисе судка барырга җыена. Алар ут төртүче яшүсмерләрнең әти-әнисен яки аларны тәрбияләүче кешеләрне җәзага тартуны таләп итәчәк., диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100