Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә кызларга пычак кадап йөрүче егет корбаннарын сөйгән кызына охшатып сайлаган

Күрше төбәктә кызларга пычак кадап йөрүче егет корбаннарын сөйгән кызына охшатып сайлаган

news_top_970_100
Күрше төбәктә кызларга пычак кадап йөрүче егет корбаннарын сөйгән кызына охшатып сайлаган
Самара өлкәсе тикшерүчеләре "Тольятти маньягы" дигән кушамат алган 22 яшьлек Артем С. дан зыян күргән хатын-кызларны эзли. Хәзерге вакытта бу егет тоткарланган. 10 апрельдә Артем С.ны 17 майга кадәр сак астында калдыру турында билгеле булды. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Тольяттида туган Артем С. былтыр берничә хатынга пычак белән һөҗүм иткән. Ул берничә көн эчендә кимендә ике хатын-кызга пычак кадаган һәм башкалага качып киткән. Аны декабрьдә Мәскәүдәге Казан вокзалында тоткарлаганнар. Ул сак астына алынды һәм аңа карата җинаять эше ачылды. Егетнең җинаятьләре төбәктә зур шау-шу куптарды, диелгән бу хәбәрдә. 

"Тикшерү барышында ачыкланганча, Артем С. кимендә алты җинаять кылган. "Сәламәтлеккә зуры зыян салу" маддәсе буенча өч эш, "кыйнау" маддәсе буенча өч эш ачылган", - дип сөйләгән Тольятти шәһәренең Автозавод районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Евгения Слепцова "КП-Самара" сайтына.

Җинаятьләрнең барысы да бер "эздән" баруы ачыкланган. Егет кичке якта корбаны янына йөгереп килә һәм йодрыклары яки пычагы белән кыйный. Ул шулкадәр каты итеп суга, хәтта үзенең кулын да имгәтә. 

22 яшьлек җинаятьче 20 дән 46 яшькә кадәрге сары чәчле хатыннарга төнге якта һөҗүм иткән. Аны видеокүзәтү камералары төшереп алган. Шуңа карап аның шәхесен ачыклаганнар.
 
 
"Башымдагы тавышлар һөҗүм итәргә кушты", - дип сөйләгән Артем үзе. Ул үзенең корбаннарын элеккеге сөйгән кызына охшатып сайлаган. Очрашып йөргән кызы Артемны ташлап, аның иң якын дусты белән йөри башлаган булган.  
 

Тикшерү барышында Артем С. беренче җинаятен 2015 елда эшләвен сөйләгән. 10 февральдә бу егет Тольятти шәһәрендә 18 яшьлек кызга пычак белән һөҗүм иткән һәм яралаган. Хокук саклаучылар фикеренчә, әлегә билгеле булмаган башка корбаннар да булуы ихтимал.

Җинаятьчегә "пычаклы маньяк" кушаматы биргәннәр. Аннан курыкканнар, бик күпләр эзләшкән. "BlaBlaCar" сервисында эшләүче, элеккеге хәрби ир-ат Артемны тоткарларга ярдәм иткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100