Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамда асфальт ярылып, кыз җир астына төшеп киткән - видео

Куркыныч хәл Кытайда була.

news_top_970_100
Урамда асфальт ярылып, кыз җир астына төшеп киткән - видео
Кытайда булган бу хәлне урамдагы камера төшергән. Бу күренеш турында PearVideo яңалыклар порталы язган. Ланьчжоу шәһәре урамында асфальт җимерелеп, бер кыз җир астына төшеп киткән. Бәхеткә, шул тирәдәге кешеләр кызны коткара алган. Ул тән җәрәхәтләре алса да, исән калган. Бу күренешнең сәбәбе - канализация эшләре вакытында җир астында куышлык барлыкка килү.


Октябрь азагында шундый ук хәл Төркиянең Диярбакыр шәһәрендә булган иде. Ике хатын урамда басып торганда, алар аяк астындагы асфальт җимерелеп, алар җир астына төшеп китә. Бәхеткә, бу хатын-кызларга да зыян килми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100