Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унбиш яшьлек ятимә кыз бала тапкан: Яшь ана яшәп торыр өчен яхшы гаилә эзли - видео

Балигъ булмаган ана алты айлык баласыннан аерылудан курка.

news_top_970_100
Унбиш яшьлек ятимә кыз бала тапкан: Яшь ана яшәп торыр өчен яхшы гаилә эзли - видео

Башкортстанда унбиш яшьлек кыз бәби тапкан. Яшь әни үзе ятимә кыз. Ул әле балалар йортында яшәргә тиеш. Ә балалар йортына аны яңа туган сабые белән алмыйлар. Шуңа күрә балалы яшь ана үзен гаиләгә алырдай кешеләр эзли. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Дөньяга килгәненә ярты ел гына булган нарасыйны әнисеннән аерып башка балалар йортына бирүләре ихтимал. «Мин яраткан әнием белән яши идем. Ләкин ул эчте һәм мине кыйнады. Шуннан соң мине балалар йортына алып киттеләр», — дип сөйли 15 яшьлек әни. 

Балалар йортыннан аны бер гаилә ала. Бу гаиләдә яшәгәндә, кыз бер егеткә гашыйк була. Авырлы икәнен белеп алгач, сөйгән егете баланы төшертергә куша. Кызлыкка алган гаилә дә бу хәбәргә сөенми, әлбәттә. Тик авырлылык биш ай булганда гына ачыкланган. Шуңа күрә баланы төшерү мөмкин булмый. Шулай итеп 15 яшьлек бала әни булып куя.

Хәзер бала белән ана социаль приютта яши. Яшь әни баласын тартып алырлар, үзен балалар йортына озатырлар дип курка. Бу кыз ярдәм сорап социаль челтәрләрдә хәбәрләр тарата. Яшь әни баласы белән үзен кабул итәрдәй гаилә эзли.

Бу хәлне республикада балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова да шөгыльләнә. Аның фикеренчә, бала белән ананы аерырга ярамый.

Опека органнары исә аларны аерырга җыенмавын әйтә. «Хәзерге вакытта әлеге нәни гаиләнең тормышын җайлау буенча эшлибез», — дип сөйләгән Уфа шәһәренең Опека һәм попечительлек идарәсе җитәкчесе Илмир Ганиев.

Балигъ булмаган анага 16 яшь тулганчы, ул баласы өчен җаваплы була алмый. Хәзер опека органнары бала тапкан 15 яшьлек ананы һәм алты айлык сабыйны урнаштыру өчен яхшы гаилә эзли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100