Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унбиш бала утырган мәктәп автобусы елгага шуып төшкән

Унбиш бала утырган мәктәп автобусы елгага шуып төшкән

news_top_970_100
Унбиш бала утырган мәктәп автобусы елгага шуып төшкән
19 апрельдә иртәнге якта Башкортстанның Белорет районында мәктәп автобусы елгага төшеп киткән. Бу вакытта салонда унбиш бала булган. Әлеге вакыйга турында "Башкортстан" телеканалы хәбәр итте.

ПАЗ автобусы балаларны Отнурок авылыннан Белоретка мәктәпкә алып бара. Шул чакта транспорт юлдан шуып китә һәм Нура елгасына барып төшә. Автобуска су керә. Бәхеткә, балалар берсе дә имгәнми.

Шуннан соң бу урынга балаларның әти-әниләре килеп җитә. Алар балаларны үз машиналарына утыртып алып китә. Мәктәп автобусын трактор белән тарттырып чыгаралар.

Нура авылы башлыгы Надежда Фәйрузова сүзләренчә, елга аша күпер җимерек, шуңа күрә автобус әйләнгеч юлдан киткән. Шл чакта алгы тәгәрмәче кырыйга шуа башлаган һәм автобус елгага төшкән. Авария вакытында машина йөртүче аек булган.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерү эшләрен башлаган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100