Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун яшьлек малайны ике машина таптаган мизгел видеога эләккән

Ун яшьлек малайны ике машина таптаган мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Ун яшьлек малайны ике машина таптаган мизгел видеога эләккән
Амур өлкәсендә ун яшьлек малайны берничә секунд эчендә чиратлап ике машина таптап киткән. Юл һәлакәтен видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Әлеге кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. 

Видео кадрларыннан күренгәнчә, бала юлга юлга атылып чыга һәм узып баручы машина астына эләгә. Беренче машина бәргәч, ул берничә метрга очып барып төшә һәм шунда ук аны икенче машина да таптый. 

 

Авария 11 майда Благовещенск шәһәрендә була. Малай юл аша чыгарга җыена. Ул машиналар туктаганны да көтмичә, трассага ташлана. Аны шунда ук караңгы төстәге җиңел машина бәрдерә. Бала асфальтка егыла һәм аны тагын бер машина - яндагы полосадан зур тизлектә килә торган Honda Fit машинасы таптый. Бу иномарканы йөртүче юлдагы җәяүлене абайлап алырга да өлгерми, диелгән бу хәбәрдә. 

Бәхеткә, бала исән кала. Ул бик каты имгәнеп бетә. Аны хастаханәгә китерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100