Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун яшьлек малай мичкә якканда янгын чыгып, әтисе, әнисе һәм ике энесе һәлак булган

Ун яшьлек малай мичкә якканда янгын чыгып, әтисе, әнисе һәм ике энесе һәлак булган

news_top_970_100
Ун яшьлек малай мичкә якканда янгын чыгып, әтисе, әнисе һәм ике энесе һәлак булган

23 мартта Красноярск өлкәсендәге Таскино авылында шәхси йортта янгын вакытында дүрт кеше һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, фаҗига 23 мартта кичке дүртләр тирәсендә була. Бу йортта өч балалы гаилә яши. «10 яшьлек малай мич яга. Ул утынны яндырып җибәрү өчен бензин сибә. Шуннан янгын чыга», диелгән бу хәбәрдә.

Бу вакытта өлкәннәр йоклап ята. Алар янында ике сабый бала да була. Янгын чолгап алган йортта әтисе, әнисе, 1 һәм 9 яшьлек ике бала үлә.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. «Ялгыш үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иткәнчә, олы бала имгәнмәгән. Ул коткаручылар килеп җиткәнче үк, яна торган йорттан үзе чыгып котылган. Янгын хәрабәләрен актарганда, хатын-кыз, ир-ат һәм ике бала мәете табылды, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100