Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун яшьлек кыз үзен көчләргә маташкан ир-атка каршы сугышкан - видео

Җинаятьче ир-ат кыз баланы карга егып салган.

news_top_970_100
Ун яшьлек кыз үзен көчләргә маташкан ир-атка каршы сугышкан - видео

Красноярск өлкәсенең Лесосибирск шәһәрендә ун яшьлек кыз баланы бер ир-ат көчләмәкче булган. Бала җинаятьчедән качып котыла алган. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты YouTube-каналында хәбәр итте.

14 ноябрьдә кичке якта кыз бала карате белән шөгыльләнергә секциягә бара. Хоккей тартмасы яныннан узганда, аңа бер ир-ат һөҗүм итә. Җинаятьче баланы җиргә егып сала. Берничә тапкыр битенә суга һәм чишенергә таләп итә.

Тикшерү комитеты күрсәткән видео кадрларында баланың каршы торуы, ир-атның кызны карга егып салуы күренә.

Бу вакытта шушы тирәдән бер хатын-кыз узып бара. Ул баланы яклый башлый. Ир-ат олы хатын-кызга игътибарын юнәлткән арада, нәни кыз ычкына һәм йөгереп китә.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100