Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун ел элек Казан банкыннан 11 миллион урлаган хатынны быел тотканнар

Ун ел элек Казан банкыннан 11 миллион урлаган хатынны быел тотканнар

news_top_970_100
Ун ел элек Казан банкыннан 11 миллион урлаган хатынны быел тотканнар
Татарстанда туган һәм инде мәрхүм дип исәпләнгән Роза Әгъләмҗанованы Петербургта тотканнар. Аны ун ел элек Казан банкыннан 11 миллион сум урлауда шикләнеп эзләгәннәр. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Җинаять 2009 елда кылына. Кассир булып эшләүче Роза банктан 11,4 миллион сум акчаны бернинди каршылыксыз алып чыгып китә. Шуннан соң ул банкта башка күренми инде. Бу турыда Петербург судларының берләшкән матбугат хезмәте хәбәр итте.

Роза Әгъләмҗанованың фотоларын мөмкин булган бөтен урынга тараталар, ләкин бу хатын хокук саклаучылардан кача.

2010 елда банк суд аша Роза Әгъләмҗанованы хәбәрсез югалган яки үлгән дип танытуга ирешә. Полициядә дә бу хатын вафат булган дип фаразлыйлар. Хокук саклаучылар Розаның җинаятьчел төркемдә катнашкан ир-атның дус хатыны булуын белә. Шуңа күрә бу хатынны үтергәннәр дип фаразлыйлар.

Петербургта Әгъләмҗанованы ювелир салоннарын талау сериясендә катнашуда шикләнеп тоткарлыйлар. Соңрак аның шәхесе ачыклана. Роза Петербургта чит кеше паспорты белән яшәгән.

24 яшьлек Роза Әгъләмҗанова 2009 елда Казандагы Райффайзен банкында кассир булып эшләгән һәм 11,4 миллион сум урлаган. Эчке эшләр министрлыгы базасында Розаның фотосы 2009 елның августында барлыкка килгән.  Быел 18 октябрьдә Петербургта суд карары буенча Розаны кулга алганнар. "Портреты һәр коймада эленеп торса да, Розаны ун ел эзләделәр", дип хәбәр итте "Фонтанка" сайты. 

Банктан акча урлаганнан соң Роза алты яшьлек кызын алып, Илдар исемле ир-атка - җинаятьчел төркем әгъзасына ияреп, Казаннан чыгып киткән. Илдарны 2014 елда Ленинград өлкәсендә тоткарлаганнар. Ул почтальоннарга һөҗүм иткән һәм талаган. Шул чакта яраланган һәм качып котыла алмаган. 2015 елда Илдарны 13 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, дип яза "Фонтанка" сайты.   

Роза Казандагы банкта ике ел эшләгән. Хезмәттәшләре аны аралашмый торган кеше дип исәпли. Җинаять булган көнне банк ябылыр алдыннан ул көнлек табышны исәпли. 19.00 сәгатьтә кара сумка тотып банктан чыгып китә. Кибеткә барам дип сөйли. Соңрак ул банкка кире килә. Сакчылар сумканы тикшерә - анда чыннан да кибеттән алган товарлар була. Хатын кич белән кайтып киткәндә сакчылар аның сумкасын карап тормый инде. Ә Роза шунда 11,4 миллион сум акча салып алып чыгып китә. Банктан акча югалганын икенче көнне иртән генә белеп алалар һәм полициягә хәбәр итәләр. Урлау булган көнне видеокүзәтү камералары да эшләмәгәне ачыклана. Бу турыда "События" сайты язды һәм Розаның фотосын да урнаштырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100