Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновск өлкәсендә канлы фаҗига: Туган көн бәйрәм иткәндә әтисе белән улын үтергәннәр, әнисе белән кызы реанимациядә

Ульяновск өлкәсендә канлы фаҗига: Туган көн бәйрәм иткәндә әтисе белән улын үтергәннәр, әнисе белән кызы реанимациядә

news_top_970_100
Ульяновск өлкәсендә канлы фаҗига: Туган көн бәйрәм иткәндә әтисе белән улын үтергәннәр, әнисе белән кызы реанимациядә
15 майга каршы төндә Ульяновск өлкәсенең Ульяновск районында коточкыч фаҗига була. Ишеевка авылында яшәүче гаиләдә дүрт кешегә пычак белән кадыйлар.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, шәхси йортта яшәүче гаилә кызларының 18 яшьлек туган көнен бәйрәм итә. Бәйрәмгә күршедә яшәүче туганнары – Александр да керә. Табын корып утырганда, кунаклар талаша башлый. Александр туганнарына пычак белән ташлана. Гаилә башлыгы Сергей урында ук һәлак була. Ун яшьлек улы хастаханәдә үлә. Имгәнгән ана белән кыз хастаханәдә реанимациядә ята.

Күршеләре сүзләренчә, җинаятьтә шикләнелүче Александр туганнары белән тату яшәгән. Ул моңа кадәр алкогольгә бәйлелеге аркасында наркодиспансерда хисапта торган. Соңгы елда спиртлы эчемлекләр кулланмаган, почтада машина йөртүче булып эшләгән.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли. "15 майда иртәнге якта Ишеевка авылындагы шәхси йортта 44 яшьлек ир-ат һәм аның 10 яшьлек улының мәете табылды. Алар күп тапкыр пычак белән яралаудан үлгән. Мәрхүм ир-атның 39 яшьлек хатыны һәм 18 яшьлек кызы җитди имгәнгән. Аларны хастаханәгә китерделәр", дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте

“Тикшерү версиясе буенча, бу гаиләгә күршедә яшәүче 40 яшьлек ир-ат һөҗүм иткән. Ул тоткарланды”, диелгән бу хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәл турында өлкә губернаторы Сергей Морозовка хәбәр иткәннәр. Ул зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кушкан.

Фаҗига булган урыннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте. Видеода тикшерүче сөйли. Ул гаиләгә йоклаганда һөҗүм иткәннәр дип фаразлый. "Анда берничә кровать бар. Имгәнүчеләр эчке киемнән генә. Кроватьта кан таплары күренә. Мәрхүм гаилә башлыгы каршы торган, аның куллары киселеп беткән", - ди хокук саклау органы вәкиле. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100