Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы галстуксыз килгән өчен студентларны кыйнаган

Интернет челтәрендә укытучының дәресләргә галстуксыз килгән студентларның йөзенә сукканы төшерелгән видео таралды. 

news_top_970_100
Укытучы галстуксыз килгән өчен студентларны кыйнаган
Кадрларда күренгәнчә, студентлар такта янында басып тора, ә укытучы чират буенча алар янына килеп йөзләренә суга. Бер егетең эченә йодрыгы белән суга. Шулай ук бу вакытта укытучы сүгенү сүзләре дә кычкыра. Бу хакта Sputnik Узбекистан сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.



Sputnik Узбекистан сайты ачыклаганча, әлеге хәл Бохара инженерия-технология институтында килеп чыккан.

“Видео якынча бер ел элек төшерелгән. Әлеге инциденттан соң тикшерүләр уздырылды һәм бу укытучыны эшеннән алдылар”, - дип хәбәр иткәннәр Sputnik Узбекистан хәбәрчесенә уку йортында.

Шулай ук әлеге эш буенча җинаять эше ачылмаганы да мәгълүм. Өлкә прокуратурасында әлеге хәл буенча комментарий бирмәгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100