Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укучы география укытучысын чәнчеп үтергән

Укучы география укытучысын чәнчеп үтергән

news_top_970_100
Укучы география укытучысын чәнчеп үтергән
Беларусь республикасында укучы укытучы һәм укучыны чәнчеп үтергән.

Минск өлкәсе Столбцы мәктәпләренең берсендә укыган 2003 елгы укучы география укытучысына һәм өч укучыга пычак белән кадаган. 53 яшьлек география укытучысы булган ханым һәм бер укучы һәлак булган, ике укучыны хастаханәгә җибәргәннәр.

belsat.eu сайты язуынча, укытучы белән укучы арасында бәхәс кинәт башланып киткән. Аның сәбәпләре хакында әлегә берни дә әйтелми.

Столбцы шәһәре кешесе Михаил әйтүенчә, шәһәрдә паника башланган. "Бөтен кеше курка, минем танышымны да үтерергә мөмкин дип уйлыйлар", - дигән ул.

Мәктәп әйләндереп алынган, анда хокук сакчылары әйләндереп алган. Үтергән үсмернең классташларын сораштыралар. 

Пычак белән кадаган укучы качып киткән. Минск эчке эшләр җитәкчелеге эзләү планы кабул иткән һәм аны тоткарлаганнар. 

Беларус республикасы матбугат чаралары 15 яшьлек бу укучының исемен дә ачыклаган. 

Җинаять эше ачылган. Тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100