Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада югалган ике хатын-кыз һәм өч бала мәетен коедан тапканнар

Уфада югалган ике хатын-кыз һәм өч бала мәетен коедан тапканнар

news_top_970_100
Уфада югалган ике хатын-кыз һәм өч бала мәетен коедан тапканнар
Уфада югалган биш кешелек гаиләнең мәетләрен бакча йортындагы коедан тапканнар. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

22 апрельдә Уфаның Калинин районындагы полиция бүлегенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул былтырның 22 декабреннән бирле 22 яшьлек дус кызын һәм аның 9 айлык баласын таба алмавын сөйли. Полиция хезмәткәрләре югалган кешеләрне эзли башлый. Балалы хатын яши торган фатирны тикшергәндә, полиция хезмәткәрләре 46 яшьлек ир-ат мәетен таба. Ул югалган хатынның үги әтисе була. Бу ир-ат үз-үзенә кул салган, диелгән хәбәрдә.

Шуннан соң балалы хатынны эзләү барышында тагын бер хатын-кыз һәм ике бала югалуы билгеле була. Бу хатын - 22 яшьлек кызның анасы, мәрхүм ир-атның хатыны булып чыга. 39 яшьлек бу хатын һәм аның 2 һәм 6 яшьлек ике баласы да югалуы ачыклана. Шулай итеп полиция ике хатын-кызны һәм өч баланы эзли башлый.

Югалган кешеләрнең якын туганнары булмый. Шуңа күрә балалы хатыннарның кисәк кенә юкка чыгуын да беркем дә абайламый кала. 
 
Тикшерүчеләр бу хатыннарны һәм аларның балаларын фатирда мәете табылган 46 яшьлек ир-ат үтермәде микән дип тикшерә башлый. Шуннан соң биш мәет яшерелгән урын ачыклана.

Ике хатын-кыз һәм өч бала мәетен 27 апрельдә Уфаның Орджоникидзе районындагы бакчачылык ширкәтендә табалар. Алар бакча участогындагы коеда була.

"Җинаять эшен тикшерү барышында ачыкланганча, 2018 елның декабрендә 46 яшьлек гаилә башлыгы Уфаның Калинин районындагы фатирында 39 яшьлек хатынын, үзенең 2 һәм 6 яшьлек баласын үтергәне ачыкланды. Шуннан соң ул 22 яшьлек үги кызын, аның 9 айлык баласын үтергән. Аннары бу кеше йөк машинасы чакырган. Мәетләрне шуңа төягән һәм Уфаның Орджоникидзе районында урнашкан бакча участогына алып киткән. Биредә ул биш мәетне күрше бакчадагы ташландык коега салган", диелгән Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Хәзере вакытта тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100