Уфада югалган 22 яшьлек Гүзәл Газетдинова үле килеш табылган

8 Февраля 2018

Укылган: 4224 тапкыр

Башкорт дәүләт медицина университеты студенткасы 22 яшьлек Гүзәл Газетдинованы волонтерлар, полиция хезмәткәрләре, туганнары һәм дуслары айга якын эзләделәр. 7 февраль көнне кызның мәете табылды. 

Үлемнең сәбәпләре турында әлегә бернәрсә дә билгеле түгел. Фаҗига урынын криминалистлар тикшерә. "Башинформ" агентлыгының шәхси чыганагы хәбәр иткәнчә, кызның мәете Уфа үзәгендәге төзелеш урынында табылган. Әлегә кыз биеклектән егылу сәбәпле үлгән дип фаразлана.  

Медицина университетының  5 курс студенты 2018 елның 16 гыйнварында югалган иде. Иртән ул тулай торактан чыгып китә һәм "Дом печати" тукталышыннан, 21 шәһәр хастаханәсенә барырга тиеш була. Шуннан бирле аны беркемдә күрмәгән.


Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла