Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балага узган һәм игълан буенча саткан: Үз сабыйларын сатучы ананы тотканнар

Балага узган һәм игълан буенча саткан: Үз сабыйларын сатучы ананы тотканнар

news_top_970_100
Балага узган һәм игълан буенча саткан: Үз сабыйларын сатучы ананы тотканнар

Сату өчен бала тудырган хатынны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Кыргызстанда туган хатын бер яшьлек кызын һәм әле тумаган, корсактагы баласын игълан буенча сатмакчы булган.

«МК» сайты хәбәрчесе ачыклаганча, 23 яшьлек хатын беркайда да эшләми. Ул интернетта игълан урнаштырган. «Бер яшьлек кызны уллыкка алу өчен гаилә эзлим», дип язган.

«Альтернатива. Против рабства» хәрәкәте волонтерлары бу хатынга мөрәҗәгать итә. Алар баласыз гаилә булып кылана. Баласын сатарга теләгән хатын үзен Мөслимә дип таныштыра. Ул бик кызганыч тарихын да сөйләп бирә. Имеш, аның ике баласы — өч яшьлек улы һәм бер яшьлек кызы бар. Балаларның әтисе ташлап киткән. Мөслимә үзе исә башка ир белән гаилә кормакчы була. Бу ир Ерак Көнчыгышта яши икән. Аның янына ике бала ияртеп бару уңайсыз. Шуңа күрә Мөслимә нәни кызын сатмакчы була.

«Хатынга миллион сум акча кирәк. Ул кызын шул суммага сатарга җыена», — дип сөйләгән волонтерларның җитәкчесе Олег Мельников.

Берникадәр вакыттан соң хатын баласын сатудан баш тарта һәм Уфага китеп бара. Быел ел башында Мөслимә кабат башкалага килә һәм тагын баласы өчен сатып алучы эзли башлый. Хәзер бу хатын өченче баласын сатарга маташа. Бала әле тумаган, хатын йөкле. Ана бу баласын да миллион сумга сатарга ниятли.

Хатын баланы үз фамилиясе буенча табарга һәм шуннан соң баладан баш тарту турында гариза язарга җыена. Ул сабыеннан бала тудыру йорты янында ук котылмакчы була. Баланы сатып алырга теләге булган гаилә Мөслимә өчен фатир арендаларга һәм бала белән сабый өчен кирәкле әйберләр алырга тиеш була.

27 февральдә Мөслимә сау-сәламәт кыз бала таба. 5 мартта ул баласын саткан өчен акча алмакчы була. Мәскәүдә арендага алынган фатирда акча биргән мизгелдә хатынны полиция тоткарлый.

Шушы ук фатирда бала сатучы хатынның улы да була. Олы кызы бу вакытта Уфада калып торган.

Баласын сатарга маташкан хатынга карата җинаять эше ачылган. Аны «балигъ булмаган баланы сату» маддәсе буенча гаеплиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100