Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Машина өстенә менеп сикергән": Уфада бер егетне атып үтергәннәр, кызны яралаганнар

"Машина өстенә менеп сикергән": Уфада бер егетне атып үтергәннәр, кызны яралаганнар

news_top_970_100
"Машина өстенә менеп сикергән": Уфада бер егетне атып үтергәннәр, кызны яралаганнар
9 июньдә Уфа шәһәрендә 25 яшьлек егетне атып үтергәннәр. 24 яшьлек кызны атып яралаганнар. Имгәнгән кызны хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 9 июньдә "Көньяк автовокзал" тукталышы тирәсендә 25 яшьлек егет һәм 24 яшьлек кыз "Лада Приора" машинасында утыра. Аларга 25 яшьлек ир-ат берничә тапкыр карабиннан ата. Хәзер бу кешене үтерүдә шикләнәләр. 

Җинаятьтә шикләнелүче кеше белән мәрхүм ир-ат арасында җәнҗал акча бурычы аркасында килеп чыккан дип фаразлана. 

Мылтыктан аткач, машина салонында утырган егет яраланган һәм урында ук үлгән. Кыз да яраланган, аны тиз арада хастаханәгә китергәннәр. Хәзерге вакытта бу кызны табиблар дәвалый, диелә бу хәбәрдә.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат үз машинасына утырып качмакчы булган. Ләкин аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Аның белән тикшерү гамәлләре башкарыла. Уфаның Октябрь районы тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан.

Криминалистлар һәм тикшерүчеләр җинаять урынын тикшергән, шаһитларны сораштырган.

Вакыйганың шаһитлары социаль челтәрләрдә яза. Алар сүзләренчә, мылтыклы ир-ат машинаны туктаткан. Ул егетнең башына аткан, кызның янын яралаган. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

"Шуннан соң акылдан язган ир-ат машина өстенә менеп сикерде, бамперын җимерде, тәрәзәсен ватты", - дип язган шаһитлар.

"Башкортстан" телевидениесе хәбәр иткәнчә, 24 яшьлек кыз мәрхүм егетнең кәләше була. Дәүләт телеканалы фаҗига урынннан беренче кадрларны күрсәтте. Анда яраланган кызга шаһитлар ярдәм итүе сурәтләнә. Кыз янына бер хатын килә. "Мин - табиб", - ди ул. Бу хатын яралы кызга аягын күтәрергә куша. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, ул имгәнгән кызга беренче ярдәм күрсәтә. Кызның ыңгырашканы ишетелә.

"Башинформ" агентлыгы соңрак хәбәр иткәнчә, хәзер бу табибны эзлиләр. Ул дөрес итеп ярдәм күрсәткәнгә, бу кыз исән калган. Юкса ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, яралы кыз күп кан югалткан булыр иде, диелгән бу хәбәрдә.

Хәзерге вакытта яраланган кызга операция ясаганнар, аңа куркыныч янамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100