Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада 16 яшьлек егетне көчләгәннәр

Уфада 16 яшьлек егетне көчләгәннәр

news_top_970_100
Уфада 16 яшьлек егетне көчләгәннәр
Уфа шәһәрендәге көллиятләрнең берсендә укучы 16 яшьлек яшүсмергә билгесез ир-ат һөҗүм иткән. Ир-ат үсмерне башта талаган, аннары подъездга алып кереп көчләгән. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте. 

Вакыйга 11 апрельдә кичке якта Урман техникумы урамында була. Телеканал бу хәбәрне хокук саклау органнарындагы үз чыганагыннан белгән. Зыян күргән яшүсмер сүзләренчә, һөҗүм иткән ир-ат аның телефонын һәм акчасын алып киткән. 

Хәзерге вакытта тикшерү бара, вакыйганың ничек булганын тикшерүчеләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100