Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Удмуртиядә тулы бер гаилә - әби, әни һәм бала тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

Удмуртиядә тулы бер гаилә - әби, әни һәм бала тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

news_top_970_100
Удмуртиядә тулы бер гаилә - әби, әни һәм бала тәрәзәдән егылып төшеп үлгән
3 кеше егылып төшеп үлүе сәбәпле, Тикшерү комитетының Удмуртия буенча идарәсе җинаять эше кузгатты. Фаҗига Удмуртиянең Глазов шәһәрендә була. Алар - 55 яшьлек пенсионерка, аның 35 яшьлек кызы, кызының 9 яшьлек кызы. Гаиләдәнең тагын бер әгъзасы - 1 яшьлек бала исән калган. Ана кеше бу баланы үзе белән алмаган.

Җинаять эше ике маддә буенча кузгатылган: 105 - кеше үтерү һәм 110 - кешене үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерү.

Тикшерүчеләр фаразынча, гаилә үзләре яшәгән урыннан ерак булмаган урындагы күп катлы йорт янында һәлак булган. Алар 12 катның чардагындагы тәрәзәдән егылып төшкән дип фаразлана. 

Тикшерүчеләр гаиләне бу адымга этәргән сәбәпләрне ачыкларга җыена. Шулай ук социаль хезмәтләрнең эшчәнлегенә дә бәя биреләчәк. Фаҗига булган урынга Удмуртия буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе дә, прокуратура, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә килгән. 

Mash телеграм-каналы хәбәр итүенчә, һәлак булучылар янында аларның исемнәре язылган кәгазь табылган. Гаиләне социаль хезмәтләрдә исәптә тормаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100