Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Учалыдагы канлы фаҗига хронологиясе: Исерек ир урам буйлап күршеләрен үтереп йөргән

Кафедан исереп кайткан Артур Ибраһимовның хатыны ярдәм сорап күршеләренә чаба.

news_top_970_100
Учалыдагы канлы фаҗига хронологиясе: Исерек ир урам буйлап күршеләрен үтереп йөргән

Башкортстанның «Вести» каналы Учалы авылындагы фаҗига хронологиясен сөйләде. 

Каналның хокук саклау органнарындагы чыганагы сөйләгәнчә, 34 яшьлек Артур Ибраһимов иртәнге 5.40 тирәсендә кафедан кайта. Ул исерек була.  Аны өенә таксист китерә. Ир акча алырга дип өйгә кереп китә. Телефонын таксистка залог итеп калдырып тора.

Берничә минуттан өйдән бер хатын-кыз йөгереп чыга. Ул Ибраһимовның яраланган хатыны була.

Таксист машинасын артка биреп, китмәкче була, тик машинасы бата. Шул вакытта өйдән мылтык тоткан Ибраһимов чыга. Ул автомобильгә ата башлый. Машина йөртүче качып өлгерә.

Шуннан соң мылтыклы ир күршеләренә кереп китә. Хатыны шунда качмакчы була. Көнче ир күршеләренә кереп, мылтыктан ата башлый. Күршесен яралый, аның хатынын атып үтерә. Хәзер яраланган ир-ат Белорет хастаханәсендә. Аның хәле авыр.

Ибраһимовның хатыны күрше урамга чабып китә. Анда полиция хезмәткәре яши. Ул — Россия Эчке эшләр министрлыгының Учалы районы буенча эксперт бүлеге хезмәткәре Рәфис М. була. Хатын артыннан барган ир-ат полиция хезмәткәренә дә ата башлый. Ул яраларыннан вафат була.

Качып барган хатынын Артур Ибраһимов төзелә торган йортта куып җитә. Шунда ул хатынын да үтерә. Аннары бу кеше үз-үзенә кул сала.

Әлеге канлы фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.

«5.15 сәгатьтә ул минем машинага утырды. Без Учалы авылына аның өенә кайтып җиттек. Ул акчасы булмавын әйтте. Телефонын калдырып торды — мин ризалаштым. Көтеп утырам. Биш минуттан хатыны йөгереп чыкты — куллары канлы иде. «Ник аны алып кайттыгыз?», — дип әйтте. Мин берни дә аңламадым. Борыла башладым. Баскыч төбендә мылтыклы ир-ат күреп алдым. Китә башладым. Ул минем тәгәрмәчкә атты. Аннары йөгереп чыкты. Минем машинага атты. Мин машинадан сикереп чыктым да йөгерә башладым. Кая йөгергәнемне дә белмим. Юл буйлап чаптым. Шуннан соң 112 номерына шалтыраттым. Шуннан соң тикшерү, җинаятьчене эзләү башланды», — дип сөйләгән таксист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100