Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тверь шәһәрендә, "ашыгыч ярдәм" вакытында килмәү сәбәпле, 22 яшьлек кыз астмадан үлгән

Тверь шәһәрендә, "ашыгыч ярдәм" вакытында килмәү сәбәпле, 22 яшьлек кыз астмадан үлгән

news_top_970_100
Тверь шәһәрендә, "ашыгыч ярдәм" вакытында килмәү сәбәпле, 22 яшьлек кыз астмадан үлгән
4 март көнне Тверь шәһәрендә 22 яшьлек кыз хастаханәдә реанимациядә астмадан үлгән. "Лайф.ру" бу вакыйга турында тәфсилләп язган.

Тверьдә яшәүче 22 яшьлек Анастасия К. төнлә буыла башлый һәм 4 март көнне 1 сәгать 04 минутта үз телефоныннан "ашыгыч ярдәм" чакырта. Әмма аның заявкасы бригадага 1 сәгать тә 5 минуттан гына тапшырыла. Сәбәбе - бригадалар җитмәү, дип аңлатканнар журналистларга. 

- Бригада сәгать тә биш минуттан гына бушый һәм авыру адресы буенча 02 сәгать 15 минутта гына килеп җитә. Бригада урынга нибары 6 минут бара. Заявканы соң тапшыруның сәбәбе - буш бригадалар булмау. Беренчесе бушау белән заявка тапшырылды, - дип сөйләгән табиблар.

Кызның әнисе "ашыгыч ярдәм"не көтеп җиткерә алмагач, такси чакырта һәм ашыгыч ярдәм станциясенә баласын үзе алып барырга карар кыла.

- Алар өйдән таксида киткәннәр, ә бу вакытта инде "ашыгыч ярдәм" бригадасы да килеп җиткән булган, алар очрашмаган. Табиблар килә, ә өйдә беркем дә ишек ачмый. Алар диспетчерга шалтыраткан. Диспетчер кызның номерын җыйган, ә кызның әнисе "без инде хастаханәгә үзебез киттек" дип җавап биргән. Ашыгыч ярдәм бригадасы башка заявка буенча икенче адреска китеп барган, - дип сөйләгәннәр журналистларга. 

10 минуттан, 2 сәгать 30 минутта, диспетчер яңадан кызның телефонын җыя, әмма аңа трубканың теге башында кычкыра башлыйлар.

Шул ук вакытта 112 пультына тагын бер заявка килә - кызның хәле начарланганны күргән таксист "ашыгыч ярдәм" станциясе янында басып торуларын, биредә табиб булмавын хәбәр итә. "Кыз буыла, кая алып барыйм?!" - дип ялвара таксист. Җиденче санлы хастаханәгә барырга дигән күрсәтмә алгач, кызны шунда алып китә. Шул хастаханә реанимациясендә кыз үлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100