Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туй сәяхәте вакытында кияү егете вулкан кратерына төшеп киткән

Туй сәяхәте вакытында кияү егете вулкан кратерына төшеп киткән

news_top_970_100
Туй сәяхәте вакытында кияү егете вулкан кратерына төшеп киткән
Туйдан соң баллы ай вакытында кияү белән кәләш вулкан янына сәяхәткә барган. Шул чакта ир вулкан кратерына төшеп киткән. Бәхеткә, аны хатыны коткарып калган. Бу хакта Америка басмаларына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Америада яшәүче Клэй һәм Акейми баллы айларын Кариб бассейнындагы Сент-Китс утравында уздырмакчы булган. Алар биредәге сүнгән вулкан Льямиуганы карарга килгән. Ләкин вулканны караганда, ирнең иминият бавы өзелгән һәм ул 15 метр тирәнлектәге вулкан кратерына төшеп киткән.

Бәхеткә, вулкан төбендәге үсемлекләр ир-атны үлүдән саклап калган. Ул баш сөяген һәм кабыргасын сындырган, вакытлыча саңгырауланып торган.

Һәлакәткә очраган ирнең хатыны югалып калмаган - ул вулкан кратеры эченә төшкән һәм сөйгәнен коткарган. Кияү белән кәләш телефоннан шалтыратып, коткаручылар чакырткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100