Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туй машинасы авариягә очраган - кыз һәлак

"Лада Приора" каршы як полосага чыгып, "Мерседес" йөк автомобиле белән бәрелешкән.

news_top_970_100
Туй машинасы авариягә очраган - кыз һәлак
Авария узган шимбәдә, 18 августта 11 сәгать 30 минутта Вурнар районының Мачамуши авылы янында булган. Бу турыда Чувашстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чабаксар ягына таба баручы туй кортежында хәрәкәт итүче "Лада Приора" автомобиле алда барган машинаны узарга каршы як полосага чыккан. Әмма маневрын төгәлләп өлгерә алмыйча, каршыга килүче "Мерседес" йөк автомобиле белән бәрелешкән.

"Лада Приора" йөртүче яшь егет имгәнеп, аны хастаханәгә озатканнар. Аның янында утырган кыз һәлакәт урынында җан биргән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100