Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туй балдагы аркасында бер ирнең бармагы өзелгән

Ирнең балдагы койма сеткасына эләгеп кала һәм бармак өзелә.

news_top_970_100
Туй балдагы аркасында бер ирнең бармагы өзелгән
Мәскәүдә яшәүче ир-ат туй балдагы аркасында җитди имгәнгән. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте. 

Бер ир-ат дуслары белән футбол уйный. Туп койма аша очып чыгып китә. Бу ир-ат туп артыннан коймага менә. Кире сикереп төшкән вакытта, ирнең бармагындагы балдак койма сеткасына эләгеп кала. Шулай итеп бу кешенең атсыз бармагы бөтенләй диярлек өзелеп чыга.

Футбол уйнаучы ир-атларның берсе тиз генә өеннән боз алып чыга. Шул ук вакытта «ашыгыч ярдәм» чакыралар.

Бауман исемендәге клиник хастаханә табиблары ашыгыч операция ясарга өлгерә. Алар ирнең бармагын саклап кала.

Хәзер бу ир-атка балдагын атсыз бармагына кимәскә киңәш иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100