Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тула өлкәсендәге авылда җир убылып, биш катлы йорт тирәнлегендә чокыр барлыкка килгән - видео

Тула өлкәсендәге авылда җир убылып, биш катлы йорт тирәнлегендә чокыр барлыкка килгән - видео

news_top_970_100
Тула өлкәсендәге авылда җир убылып, биш катлы йорт тирәнлегендә чокыр барлыкка килгән - видео
Тула өлкәсенең Дедилово авылында шәхси йорт бакчасында җир убылып, зур чокыр барлыкка килгән. Бәхеткә, бу вакытта хуҗалар өйдә булмаган. Бу турыда "Вести.Тула" телеканалы хәбәр итте.  

8 майда грунт ишелеп, берничә дистә метр тирәнлектәге чокыр ясалган. Хәзер бу урынны тасма белән уратып алганнар. Биредә әле күптән түгел генә бакча булган. "Чокыр бик тирән, аның янына якын килергә дә куркыныч", - дип сөйли канал хәбәрчесе. 

Бу якларда җир убылу булгалый икән. Узган гасырларда сарайлар, амбарлар да чокырга төшеп киткән. “Авыл халкы еллар буена вулканда яшәгән кебек”, дип сөйли хәбәрче. 

Дедиловода бакчаларда камышлар гына үсә. Авыл халкы җирләрен эшкәртми диярлек. Чөнки су аларның йортлары янына ук килеп җиткән. Бакчаларны су баскан инде.  

Авыл халкы җир убылуны шахталар аркасында килеп чыга дип исәпли. Авыл тирәсендә ташландык шахталар шактый икән. Скважиналарны ташлап киткәннәр һәм хәзер шул урыннарга җыелган су грунтны юып, туфрак ишелә. 


“Дедилово авылында биш катлы йорт тирәнлегендә һәм 30 метр даметрлы чокыр барлыкка килде. Җир убылган вакытта, авыл халкы сәер гөрелте дә ишеткән”, дип хәбәр итә “Слобода Тула”

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100