Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районында авариядә бер кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

Тукай районында авариядә бер кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

news_top_970_100
Тукай районында авариядә бер кеше үлгән, биш кеше имгәнгән
28 августта Тукай районындагы Иске Дөреш авылы янында коточкыч авария булган. "Лада Веста" һәм уникенче модельле "Лада" кара-каршы бәрелешкән. Авариядән соң бер кеше үлгән, тагын биш кеше имгәнгән. Фаҗига урыныннан кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.



Исән калган кешеләр авария сәбәпләре турында сөйләгән. "Ул каршы як полосага чыгып, зур тизлектә килде. Безнең машина йөртүче исән, минем билем авырта", - дип сөйли "Лада Веста" пассажиры. 



"Уникенче модельле "Лада" машинасы узу тыела торган урында каршы як полосага чыга һәм каршы килә торган "Лада Веста"га бәрелә. Авариядә ике машина йөртүче, дүрт пассажир имгәнгән. Тикшерү эшләре бара", - дип сөйләгән "Татар-информ" агентлыгына Тукай районы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ җитәкчесе Шамил Ганиев. 


Шамил Ганиев уникенче модельле "Лада" йөртүчесе хастаханәдә үлүен дә әйткән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100