Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Туганнарымны үзем белән алырга булдым": Ульяновск өлкәсендә биш кешене үтергән үсмерне мәрхүм туганнарыннан аерым җирләгәннәр

"Туганнарымны үзем белән алырга булдым": Ульяновск өлкәсендә биш кешене үтергән үсмерне мәрхүм туганнарыннан аерым җирләгәннәр

news_top_970_100
"Туганнарымны үзем белән алырга булдым": Ульяновск өлкәсендә биш кешене үтергән үсмерне мәрхүм туганнарыннан аерым җирләгәннәр
Ульяновск өлкәсендә туганнарын үтергән үсмерне һәм мәрхүмнәрне аерым зиратларга җирләгәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

20 августта малайның әнисен, энесен, сеңлесен, әбисен һәм бабасын Базарлы Сызган районының Юрловка авылында җирләгәннәр. Туганнарын үтергән малайны исә 19 августта Карсун районында күмгәннәр.

Фаҗига 18 августта Патрикеево авылында булды. Бер йортта 66 яшьлек ир-ат, 69 һәм 42 яшьлек ике хатын-кыз, 4 яшьлек ике бала мәете табылды. Аларны 16 яшьлек үсмер - бу гаиләдәге малай үтергән дип фаразлыйлар. Тикшерү эше бара. Тикшерү версиясе буенча, бала шизофрения белән авырый, диелә бу хәбәрдә.

Өлкә прокуратурасы да тикшерү башлаган. Җинаять кылу алдыннан, яшүсмер малай хат язып калдырган. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгына Ульяновск өлкәсе буенча прокуратураның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. "Малай отличник, күп кенә олимпиадаларда катнашкан. Шулай да аның психик авыруларын ачыклау буенча тикшерү бара", - дип әйткәннәр ведомствода.

Прокуратура мәгълүматы буенча, бала хатка "тормыштан китәргә карар кылдым, туганнарымны борчымас өчен, аларны да үзем белән алырга булдым", дип язган.
  • 18 августта Ульяновск өлкәсендә 16 яшьлек отличник малай әнисен, энесен, сеңлесен, әбисен һәм бабасын балта белән чапкан.
  • Ульяновск өлкәсендә туганнарын үтергән малайның әтисе фаҗига сәбәбенең үз версиясен әйткән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100