Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туганнары алып китмәгән бала мәетләре салынган каберләрне биш көн ачык килеш тотканнар

Туганнары алып китмәгән бала мәетләре салынган каберләрне биш көн ачык килеш тотканнар

news_top_970_100
Туганнары алып китмәгән бала мәетләре салынган каберләрне биш көн ачык килеш тотканнар
Барнаул шәһәрендә Власиха авылы зиратында каберләрне биш көн буе ачык тотканнар. Биредә үле килеш туган нарасыйларны җирләргә тиеш булганнар. Бу балаларның мәетен әти-әнисе алып китүдән баш тарткан. Аларны биоматериал дип атыйлар. Биредә шулай ук туганнары табылмаган мәрхүмнәрнең мәетләрен дә җирләргә тиеш булалар. Аларның каберләре дә ачык килеш тора. Барлыгы тугыз каберне бераз гына туфрак сибеп, күммичә биш көн тоталар. Шунда ук кабер ташлары да тора, аларга мәрхүмнәрнең исемнәре, туган һәм үлгән вакыты язылган. Әлеге вакыйга турында "Комсомольская правда" сайты язды.

Каберләрне күмә торган трактор ватылган, зират хезмәткәрләре исә каберләрне бераз гына туфрак сибеп, каплап кына куйган.

Зиратта эшләүче бер ир-ат сүзләренчә, зират җитәкчелеге кабер казучыларга артык акча түләргә теләми, шуңа күрә алар туганнары булмаган кешеләрнең каберләрен күммичә, ачык килеш тоткан. 

"Анда инде күптәннән хезмәткәрләр белән җитәкчелек арасында талаш бар. Кешеләр авыр эшне бушка эшлиселәре килми, аларны да аңлап була", - дип сөйли Власиха зираты хезмәткәре Владимир.

"Барнаулда җирләү буенча махсус хезмәт" идарәсендә хезмәт хакы түләмәү очрагы булуын кире кагалар. "Бу гап-гади битарафлык. Зират хезмәткәрләре бу мәетләрне җирләргә тиеш иде. Мәетләрне җирләү белән өлкән караучы шөгыльләнә. Бүлек җитәкчесе зиратның санитар хәлен һәм хезмәткәрләренең эшчәнлеген контрольдә тота. Шулай итеп - берсе җирләмәгән, икенчесе - тикшермәгән", - дип сөйли предприятие җитәкчесе Виталий Иконников.

Зират хезмәткәре ачык каберләрне видеога төшереп, челтәрдә тараткан. Биш көн җирләнми яткан мәетләр төшерелгән видео чыкканнан соң, тикшерү эшләре башланган.



Туганнары булмаган бер кешене җирләү өчен шәһәр бюджетыннан 6838 сум акча бүлеп бирелә. 
 
"Мәетләрне тиешенчә җирләмәү очрагы ачыклангач, тикшерү булды. Шәһәрнең җирләү хезмәте, Власиха авылы зираты җитәкчеләре аңлатма бирде. Очракны тикшердек, киләчәктә мондый хата булмасын өчен чаралар күрелде", - дип аңлатканнар шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта каберләр тәртипкә китерелгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100