Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисе күз алдында 12 яшьлек бала өстенә йорт стенасы җимерелеп төшкән

Әтисе күз алдында 12 яшьлек бала өстенә йорт стенасы җимерелеп төшкән

news_top_970_100
Әтисе күз алдында 12 яшьлек бала өстенә йорт стенасы җимерелеп төшкән
Краснодар өлкәсенең Апшерон районында йорт стенасы ишелгән. 12 яшьлек малай стена җимерекләре астында калып һәлак булган. Фаҗигане баланың атасы күреп торган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Фаҗига 7 июльдә кичке якта була. 40 яшьлек ир-ат һәм аның 12 яшьлек улы җир участогында эшләр эшләп йөри. Бу участокта ярымҗимерек йорт та була. Әти кеше алдагы көнне шушы йортны сүтә.

Малай сүтелә торган йорт янында йөри, әтисе агач ботакларын кисә. Шул чакта йорт стенасы ишелеп төшә һәм бала җимерекләр астында кала.

Әтисе тиз арада ашыгыч ярдәм чакыра. Урынга килгән табиблар баланың үлгән булуын раслый. Малай җитди травмалар алган һәм шунда ук җан биргән.

Хәзер фаҗиганең ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклый. Судмедэкспертиза чаралары билгеләнгән, җинаять эше ачылды, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100