Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтиләре машинада онытып калдырган игезәк балалар һәлак булган

Әтиләре машинада онытып калдырган игезәк балалар һәлак булган

news_top_970_100
Әтиләре машинада онытып калдырган игезәк балалар һәлак булган
Американың Нью-Йорк шәһәрендә әти кеше бер яшьлек игезәк балаларын машинада онытып калдырган. Ир-ат үзе эшенә кереп киткән. Эссе һавада машина эчендә калган балалар һәлак булган. Бу турыда New York Post басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.

Хуан Родригес исемле ир-ат үзе Джейма Питерс исемендәге хастаханәдә социаль хезмәткәр булып эшли. 26 июльдә иртәнге сигездә ул эшкә килә. Марица исемле кызын һәм Феникс исемле улын ир-ат машинаны арткы утыргычында калдыра. Сабыйлар эссе һавада Honda Accord автомобиле эчендә кала. Әти кеше исә кичке дүртләр тирәсендә генә машинасына чыгып утыра. Шунда ул балаларының мәетен табып ала. Сабыйларның авызында күбек була.

Полициядә хәбәр иткәнчә, әти кеше эсседә калдырган балалары турында машинага утырып китә башлагач кына искә төшерә. "Мин аларны, эшкә китәр алдыннан, балалар бакчасында калдырдым дип торам. Мин онытылып киттем. Минем балаларым үлде, мин үз сабыйларымны үтердем", - дип сөйләгән Родригес.

Басма мәгълүматы буенча, 27 июльдә Родригесны иреккә чыгарганнар, ул 100 мең доллар залог түләгән. Мәрхүм балаларның анасы сүзләренчә, әти кеше үзен тотып кына тора.

Игезәк балалар үлгән көнне шәһәрдә бик эссе була. Температура узган гасырның 80нче елларындагы кебек максимум дәрәҗәсенә җиткән. Урамда температура 15 градус җылы булганда да, бер сәгать эчендә кояш астында торган машина салонында температура 40 градуска кадәр җитә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100