Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Телефоннан шалтыратып, елый-елый хушлашты": 83 яшьлек әбинең йортын ярты сәгать эчендә су баскан

"Телефоннан шалтыратып, елый-елый хушлашты": 83 яшьлек әбинең йортын ярты сәгать эчендә су баскан

news_top_970_100
"Телефоннан шалтыратып, елый-елый хушлашты": 83 яшьлек әбинең йортын ярты сәгать эчендә су баскан

Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәрендә су баскан вакытта 83 яшьлек Анелла Данелюк югалган. Олы яшьтә булса да, ул үзе генә яшәгән. Йорты балаларының өенә якында гына урнашкан. Хәзер аны оныгы - 23 яшьлек Павел Василевский эзли. Бу турыда “МК” сайты хәбәр итте.

Павел Василевский 2 июльдә "МК" сайты хәбәрчесе белән аралашкан. "Дәү әнием белән элемтә инде узган җомгадан бирле юк”, - дип сөйләгән ул. Шулай да, Павел әбисен эзләүдән туктамый. Анелла Данелюкны ике кызы һәм ике оныгы көтә.

“Мондый зур фаҗига булыр дип уйларга бернинди дә сәбәп юк иде. Узган җомга көндезге сәгать дүртләрдә әни шалтыратып, әбием белән сөйләште. Әби исә: "Куркырлык берни дә юк, су ерак әле. Күршеләр дә монда”, дип безне тынычландырды”, - ди егет. 

Ләкин инде ярты сәгатьтән Анелла Данелюк балаларына яңадан шалтырата. Бу вакытта ул инде беркая да чыга алмый, йортына су тулган була.

“Әбием су баскан өйдә комод өстендә утырган килеш, безгә телефоннан шалтыратты. Ул елый-елый безнең белән хушлашып: “Барысы өчен дә гафу итегез!” дип кабатлады. Аның күршеләренең өйләре ике катлы. Күрше ире йорт түбәсенә менеп котылган. Ләкин ул яшьрәк шул. Әбием алай менәргә өлгермәгәндер. Куркып та калгандыр иде. Өеңә су тулып, су астында калуыңны күреп торганда, кем курыкмас соң? Кулына ике этен тотып, ул безгә шалтыратып, елый гына алды”, - дип өзгәләнә егет.

Анелла Данелюкның өеннән балаларына кадәр машинада биш минутлык кына юл булган югыйсә. “Без шунда ук 112 телефонына шалтыраттык, әбинең исемен, адресын әйттек. Алар коткаручыларга җиткерергә вәгъдә иттеләр. Үзебезгә аның янына барырга мөмкинлек булмады – юлны су баскан иде инде. Ел саен шулай була анда, ә быел су 14 метрга күтәрелер дип кем уйлаган! Мин үзем анда барып җиткәндә, өйләр йөзеп йөриләр иде, кайберләренең түбәләре күренә, кайсыларыннан берни дә калмаган иде”, - ди Павел.

Әбине эзләүдә ярдәм сорап, балалары полициягә дә мөрәҗәгать иткән. Егет сүзләренчә, алар янына тикшерүче килгән, ул әбине эзләүләрен әйткән. Ләкин югалган 83 яшьлек пенсионер турында әлегә бернинди мәгълүмат та юк.

“Су килә башласа, беркемне дә тыңламагыз, бернәрсәне дә көтеп утырмагыз. Тизрәк җыеныгыз да, аннан качыгыз. Үзегезне үзегез коткарыгыз!” - ди 83 яшьлек әбисен югалткан Павел Василевский.

  • Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәрендә саклагыч буа китү сәбәпле шәһәрнең бер өлешен су баса. Дамба Ия елгасында су күтәрелүдән җимерелә. Һәлакәт бик тиз арада була. Монда яшәүче кешеләр өйләреннән дә чыгып китәргә өлгерми. Су астында калмас өчен алар йорт түбәләренә менеп утырырга мәҗбүр була. Моннан аларны коткаручылар алып китә. Тулун мәктәпләрендә вакытлыча яшәү урыннары оештырылган. Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 887 йортны су баскан, аларда 1700 кеше яшәгән. Без бу хакта инде язган идек. 
  • 25 июньнән бирле Иркутск өлкәсенең алты районында 98 торак пунктын су баса. 33 меңгә якын кеше яшәгән 10 мең йорт су астында кала. Бүгенге көнгә 3 райондагы 31 торак пункты һаман да су астында кала бирә, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча идарәсе. 
  • Су басу нәтиҗәсендә 22 һәлак булган, дип яза РИА Новости.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100