Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Техник сәбәп": Яман шеш белән авыручы хатын нурлы терапия аппараты эчендә кысылып үлгән

"Техник сәбәп": Яман шеш белән авыручы хатын нурлы терапия аппараты эчендә кысылып үлгән

news_top_970_100
"Техник сәбәп": Яман шеш белән авыручы хатын нурлы терапия аппараты эчендә кысылып үлгән
Воронеж шәһәрендә нурлы терапия аппарты ярдәмендә процедура уздырганда авыру хатын һәлак булган. Дәвалау вакытында аппарат ватылган һәм аның эчендә булган пациент хатын имгәнеп үлгән. 

Фаҗига 22 май иртәсендә була. Яман шеш белән авыручы хатынга нурлы терапия уздыралар. "Процедура вакытында аппаратның күтәртә торган җайланмасы ватыла. Техник сәбәпләр аркасында, прибор хатынны изгән", дип хәбәр итте “Интерфакс”

Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Росздравнадзор белгечләренә йөкләмә биргән. Алар пациентның ни сәбәпле үлгәнен ачыкларга тиеш. Фаҗига булган урында җиһазларга экспертиза ясыйлар. Бу турыда Росздравнадзор сайтында хәбәр ителә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Воронеж онкодиспансерында дәваланучы хатын күкрәге һәм эче имгәнүдән үлгән. Ул нурлы терапия вакытында өстәл белән җиһаз арасына кысылып калган. Бу турыда “Вести” каналы хәбәр итте.

Воронеж буенча Сәламәтлек саклау департаменты матбугат хезмәте җитәкчесе Оксана Козлова вакыйга турында аңлатма биргән. "Җиһазда техник төзексезлек булган. Шул сәбәпле пациент хатын вафат", - дигән ул.

"Шулай да сәбәп һәм нәтиҗә бәйләнеше әлегә ачыкланмады", - дип өстәгән Козлова.

Воронеж өлкәсе прокуратурасы да бу вакыйга турында аңлатма биргән. "Teragam гамма-терапевтик аппаратында дистанцион нурлы терапия ясаганда пациент гәүдәсе өстәл һәм аппаратның коллиматоры арасында кысылып калган. Шул сәбәпле хатын имгәнгән", диелгән бу хәбәрдә.

2006 елда ясалган Чехия аппаратында күтәртү механизмы сафтан чыккан дип фаразлана.

Өлкә губернаторы Александр Гусев фаҗигане тикшерүне өлкә хакимияте рәисенең беренче урынбасары Владимир Поповка контрольдә тотарга йөкләгән. Владимир Попов махсус комиссияне җитәкләячәк.

Фаҗигане тикшерү өчен Россия Сәламәтлек саклау өлкәсендәге күзәтчелек экспертлары күчмә лаборатория белән Воронежга киткән.

Россия Тикшерү комитетының Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе "Һөнәри вазифаларны тиешле күләмдә башкармыйча, саксызлык аркасында үлем очрагы китереп чыгару" турында җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100