Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Текә ярдан елгага егылып төшкән бала һәм аның артыннан ташланган бабай һәлак булган

Текә ярдан елгага егылып төшкән бала һәм аның артыннан ташланган бабай һәлак булган

news_top_970_100
Текә ярдан елгага егылып төшкән бала һәм аның артыннан ташланган бабай һәлак булган
19 майда көндезге өченче яртылар тирәсендә Воронеж өлкәсенең Грибанов районында Хопер елгасында 7 яшьлек кыз бала мәете табылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Воронеж буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

"19 майда көндезге 12 тирәсендә 7 яшьлек кыз, аның 6 яшьлек энесе һәм 62 яшьле бабайлары велосипедта йөри. Хопер һәм Ворона елгалары тоташкан урында алар ял итеп алырга туктала. Ашап алганнан соң, кыз яр буена якын килә һәм текә ярдан суга егылып төшә. Бабай бала артыннан суга сикерә. Малай өйгә кайтып, әти-әнисенә вакыйга турында сөйләп бирә", диелгән бу хәбәрдә.

Берничә сәгатьтән соң кызның мәетен Хопер елгасында табалар, бабайның мәете әлегә табылмаган.
 
"Бу урында су агымы бик көчле булганга, бала бик тиз арада елга уртасына кадәр кереп китә. Бабай оныгын коткарырга суга ташланган. Тик ул үзе дә йөзә белмәгән. Бу турыда аның туганнары сөйләде", дип хәбәр итте "Вести.Воронеж"

"Кыз баланың мәетен балыкчылар күреп ала. Алар суда тырпаеп торган агачка эләгеп калган бала мәете турында коткаручыларга хәбәр итә. Бала егылып төшкән урыннан 5 километр чамасы ераклыкка агып киткән. Бабайның мәете дә фаҗига булган урыннан бик еракка агып киткән булуы ихтимал", диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100