Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тайны следствия" фильмында уйнаган актриса Кристина Кузьмина яман шеш белән көрәшә

"Тайны следствия" фильмында уйнаган актриса Кристина Кузьмина яман шеш белән көрәшә

news_top_970_100
"Тайны следствия" фильмында уйнаган актриса Кристина Кузьмина яман шеш белән көрәшә
39 яшьлек актриса һәм диджей Кристина Кузьмина яман шеш белән көрәшүе турында сөйләгән. Бу турыда "Россия газета" хәбәр итте. 

2013 елда Кристинага яман шеш диагнозы куйганнар. Шуннан соң ул дәвалану курсы узган, аңа операция ясаганнар һәм авыру беткән. Ләкин 2017 елның җәендә Кристинаның кабат яман шеш белән авыруы ачыкланган. 

Былтыр гыйнвар аенда аңа тагын бер операция ясаганнар һәм ул химия терапиясе алган.


Кристина үзе сөйләгәнчә, яман шеш кабат баш калкыткач, актриса югалып калмый. "Икенче тапкыр, әлбәттә инде, бик авыр хис. Син шок кичермисең, ләкин, бәлки хатадыр дип уйлыйсың", - дигән ул "КП" сайтына.

Шуннан соң ул авыруы турында кызына Агриппина-Аграфенага да сөйләгән. Чөнки операцияне һәм химия терапиясен яшереп булмый - актрисаның чәчен кисәргә туры килә.

"Белмим инде, балага бу турыда сөйләү дөрес булганмыдыр. Тик кызым миңа ярдәм итә", - ди Кристина. Хәзер Кристина һәр көннең тәмен табарга, гади генә әйберләргә дә сөенергә өйрәнгән.

 

  • Кристина Кузьмина 1980 елның 1 мартында Ленинградта туган. Театр һәм кино актрисасы. "Агент национальной безопасности", "Тайны следствия", "Убойная сила", "Гостья из прошлого", "Мы из будущего 2", "Осколки счастья" кебек илледән артык фильмда уйнаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100