Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда урамнан баручы кызга шприц белән кадаган кешене эзлиләр

Татарстанда урамнан баручы кызга шприц белән кадаган кешене эзлиләр

news_top_970_100
Татарстанда урамнан баручы кызга шприц белән кадаган кешене эзлиләр
Түбән Кама шәһәрендә урамда бер хатын-кызга узып баручы чит ир-ат шприц белән кадап киткән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама шәһәре буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич белән Корабельная урамындагы 25/26 йорт каршында 32 яшьлек хатын-кызга бер ир-ат һөҗүм итә. Ул хатынга шприц энәсе белән кадый һәм йөгереп китеп бара.

Бу хатын кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итә, табиблардан ярдәм сорый.

Һөҗүм иткән ир-атның шәхесен ачыклаганнар һәм хәзер аны полиция эзли. Әлеге ир-ат турында мәгълүматы булган һәркемгә полициягә 02 яки 102 номерына шалтыратып хәбәр итүне сорыйлар.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100