Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда тугыз айлык йөкле хатын үлгән

26 яшьлек хатынның ике баласы ятим калган.

news_top_970_100
Татарстанда тугыз айлык йөкле хатын үлгән
Тикшерү комитеты Зәйдә яшәүче йөкле хатын үлеме сәбәпләрен ачыклый. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова әйтте.

Фаҗига 28 августта Зәйдә булган. 26 яшьлек йөкле хатынның кибеттә хәле киткән. Аңа "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Урынга килгән табиблар укол ясаган, хатын хастаханәгә барудан баш тарткан һәм өенә киткән. Өйдә хатынның хәле начарланган. "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән аны хастаханәгә илткәннәр. Табиблар тырышуына карамастан, хатын һәм аның тумаган баласы һәлак булган.

Бу хатын йөклелегенең тугызынчы ае булган. Аның ике баласы ятим калган, дигән мәгълүмат та бар.

Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башкара. Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100