Татарстанда табиблар тәүлек буе дәваларга тырышып караган җиде яшьлек кыз үлде

10 июнь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рамил Гали
Табиблар баланың бик ябык булуын искәрткән.
Баланы хастаханәгә 8 июнь иртәсендә клиник үлем халәтендә китергәннәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чаллы табиблары бер тәүлек дәвамында җиде яшьлек кызның гомерен саклап калу өчен көрәшкән.  Реанимациядән соң, ул аңына килгән булган. Тик икенче көнне иртән җан биргән.

Табиблар караганда баланың бик ябык булуын искәрткән. Анда дистрофия булуы ачыкланган.

Тикшергәннән соң, бу авыру баланың баш мие туганда ук сәламәт булмаганнан килеп чыккан дигән нәтиҗәгә килгәннәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.

Фикерләр








Хәвеф-хәтәр

Татарстанда иномаркалар кара-каршы бәрелешеп, ике кеше үлгән

Баулы районында ике иномарка кара-каршы бәрелешеп, ике кеше һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәвеф-хәтәр

"Хәтта тикшерүче дә минем дөрес эшләгәнемне әйткән иде". Өенә кереп һөҗүм иткән каракларны кадап үтергән эшмәкәрнең үзен хөкем итәләр

Эшмәкәр Евгений Деданин, үзенең якыннарын якларга теләп, ике кешене үтергән өчен ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Кичә кич Тикшерү комитеты "үз-үзеңне яклау чикләрен арттырып җибәрү" факты буенча җинаять эше ачты. 12 сентябрь иртәсендә Деданиннар коттеджында ниләр булганын “Татар-информ”га Евгений үзе сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла