Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда наркокурьер-песине тотканнар - видео

Татарстанда наркокурьер-песине тотканнар - видео

news_top_970_100
Татарстанда наркокурьер-песине тотканнар - видео
Татарстанда 10нчы номерлы төзәтү колониясе хезмәткәрләре наркокурьер-песине тоткарлаган. Хайванның муенчагына гашиш салып, колониягә керткәннәр. Бу турыда Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итте.

23 октябрьдә кичке якта колония территориясендә шикле песи табыла. Хайванны туктаталар һәм муенчагын карыйлар. Анда көрән төсле матдә була. Әлеге матдәне гашиш дип фаразлыйлар.  Табылдык әйберне дә, песине дә полициягә тапшыралар.

Соңрак Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте әлеге песине тоткан мизгел сурәтләнгән видеоны чыгарды. Кадрлардан күренгәнчә, песи колония хезмәткәрләре яныннан йөгереп китеп бара. Ләкин аны куып җитеп, тоталар. 

 

2010 елда да нәкъ шушы колониягә наркотиклар белән песи җибәргәннәр. Ул чакта песи колониядә утыра торган хуҗасы янына килгән. Колониягә җибәргәнче, хуҗалары бу песине берничә көн махсус өйрәткән һәм ач тоткан. Колония территориясенә кергән песине эт ярдәмендә эзәрлекләгәннәр. Шунда песи һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100