Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда коточкыч җинаять: Бер ир-ат иптәшен кыйнап үтергән

Гаепләнүче ир-ат унитаздагы су савытының капкачын алып, дустын үтергәнче кыйнаган.

news_top_970_100
Татарстанда коточкыч җинаять: Бер ир-ат иптәшен кыйнап үтергән

Кама Тамагы районының Тәмте авылында канлы җинаять булган. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнеп 61 яшьлек ир-атны кулга алалар. Бу кеше иптәшенең шапшак булуын сөйли. Алар шул хакта бәхәсләшә башлаган. Ләкин бу кеше дустын үтерергә теләмәвен әйтә.

Фаҗига буласы көнне кичке якта ике дус спиртлы эчемлек эчеп утыра. Үтерүдә гаепләнүче ир-ат унитаздагы су савытының капкачын ала һәм шешәдәшен кыйный башлый. Ул үзе бу капкачның кулына ничек килеп эләккәнен дә хәтерләми. Бары тик капкач ватылгач, иптәше сулыш алмый башлагач кына, җинаятьче аңына килә.

Әлеге ир-ат гаебен тулысынча таный.

Дустын үтергәннән соң, бу ир-ат күршеләренә керә. Ул бик исерек һәм канга буялып беткән була. Күршеләре аның сөйләгәннәрен аудиога яздырып бара. Җинаятьче ир-ат дустының мәетен яшерергә булышу сорый. Артык чүп-чарны чыгарып ташларга ярдәм итәргә кирәк дип кенә аңлата.

"Мин аны үтердем. Анда зур целофан бар. Аны төреп, чокырга ташларга кирәк", - дип әйтә үтерүче ир-ат. Бу сүзләрне күршеләре яздырып бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: tatarstan24.tv

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100