Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда хатынының чәчен кыркыган һәм кыйнап ташлаган көнче ирне үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар

Татарстанда хатынының чәчен кыркыган һәм кыйнап ташлаган көнче ирне үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар

news_top_970_100
Татарстанда хатынының чәчен кыркыган һәм кыйнап ташлаган көнче ирне үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар
20 апрельдә Лениногорск шәһәрендәге Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы бер фатирда 36 яшьлек хатын мәете табыла. Аның гәүдәсендә сынган һәм имгәнгән урыннар күп була. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ача. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге җинаятьтә шикләнеп мәрхүмәнең 37 яшьлек ирен кулга алалар. Ул җинаятьтә катнашы булуын өлешчә генә таный.

Тикшерү версиясе буенча, ир командировкадан кайта һәм хатыны хыянәт иткән дип шикләнә. Шуннан соң ул хатынның чәчен кыркып ташлый, кыйный. Хатында яшәү билгеләре тоелмый башлагач, ир әлеге вакыйга турында хокук саклау органнарына үзе хәбәр итә.

Суд бу ир-атны сак астына алу турында карар чыгарган. Хәзер тикшерү эшләре бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100