Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда хатын ирен чабып үтергән, кисәкләргә бүлгән һәм ишегалдында күмгән

Хатын мәетне идән астына төшереп, болгарка һәм балта ярдәмендә кисәкләргә бүлгән.

news_top_970_100
Татарстанда хатын ирен чабып үтергән, кисәкләргә бүлгән һәм ишегалдында күмгән
Татарстанда 6 июньнән 7 июньгә каршы төндә Әгерҗе районында хатын элеккеге ирен чабып үтергән, кисәкләргә бүлгән һәм ишегалдында күмгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 32 яшьлек хатын йоклап яткан элеккеге ирен балта белән чабып үтергән. Ул ирнең муенына ике тапкыр суккан. 

Шуннан хатын мәетне идән астына ыргыткан. Аста аны болгарка һәм балта ярдәмендә кисәкләргә бүлгән.

Берничә көннән 32 яшьлек ир-атның  әти-әнисе борчылып, эзли башлаган. Алар полициягә гариза язганнар. Элеккеге хатынын да полициягә килергә чакырганнар.

Хатын бу вакытта баласы белән Чаллыда дәвалана торган булган. Ул качып кына өенә кайткан һәм иренең калдыкларын ишегалдында күмеп куйган. Полиция мәетне шунда тапкан. 

Үтерүче хатын гаебен танып гариза язган. Аны "Үтерү" маддәсе буенча гаеплиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100